Accessibility links

Кайнар хәбәр

16 июль Мәскәүдә матәм игълан ителде


Бүген Мәскәү метросының "Җиңү паркы" белән "Славян бульвары" тукталышлары арасында булган казада үлгәннәр саны 20гә җитте. Һәлакәт урынында 19 кеше үлгән, тагын бер хатын-кыз алган яралардан хастаханәдә вафат булган.

Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянин 16 июльне матәм көне дип игълан итте. Метроны төзекләндерүгә ике көн кирәк булачак.

Каза "Җиңү паркы" белән "Славян бульвары" тукталышлары арасында булган. Коткаручылар яраланган юлчыларны җир астыннан чыгарды. Мәскәү прокуратурасы каза сәбәпләрен тикшерә башлады.

Һәлакәт урынына килгән Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянин һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум түләнәчәк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG