Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәссамнәр Борай табигатен данлый


Борай районы табигате
Борай районы табигате

Башкортстанның Борай районында рәссамнарның "Танып су – 2014" исемле I Бөтенрусия арт-симпозиумы ачылды. Анда Башкортстан белән Татарстаннан, шулай ук Мәскәү, Петербур шәһәрләреннән, Томски өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән 25 рәссам катнаша.

Әлеге сәнгать җыенын оештыру идеясе белән Борай районында туып үскән талантлы татар рәссамы Салават Гыйләҗетдинов чыга. Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов үз ягына мөкиббән, татар мәдәниятен һәм тарихын тирән хөрмәт итүче милләттәшебез.

Салават Гыйләҗетдинов
Салават Гыйләҗетдинов

"Танып су – 2014" җыены Борай районының Ваныш-Алпавыт авылы биләмәләрендә үтә. Симпозиумның максаты – татар сынлы сәнгатендә һәм графикасында этник фольклорны популярлаштыру. Кылкаләм осталары җыенының төп темасы булган "Танып риваятьләре" кысаларында рәссамнар Танып елгасы төбәге халкының тормышын сурәтләргә, бу яклардагы фольклорга, шигъри һәм җыр-көй мирасына нигезләнеп иҗат итәргә тиеш. Шуңа күрә дә кунакларга иң тәүдә район буйлап сәяхәтләр оештырылды.

Сигез көн дәвамында иҗат ителгән картиналар Борай районы үзәге Борай авылы мәдәният сараендагы күргәзмәдә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Аннан соң алар һәммәсе дә кунакларны кабул иткән районга бүләк итеп калдырыла. Җыен барышында түгәрәк өстәл сөйләшүләре оештырыла, биредә җәйге ял лагерендагы балаларга, шулай ук Борай сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларга осталык дәресләре үткәрелә.

Проект авторы Салават Гыйләҗетдинов әйтүенчә, симпозиумда иҗат ителгән сурәтләр киләчәктә Башкортстан белән Татарстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә күчмә күргәзмәләрдә дә күрсәтеләчәк. Шулай ук бу эшләрдән альбом-каталог та нәшер ителәчәк.

XS
SM
MD
LG