Малайзия очкычы корбаннарының мәетләре Нидерландка китерелде
Украинаның Донецки өлкәсендә атып төшерелгән очкычта һәлак булганнарның мәетләре ике йөк очкычы белән Нидерландның Эйндһовен шәһәренә китерелде. Очкычларны Нидерланд патшасы Уильям-Александр, патшабикә Максима, премьер-министр Марк Рутте һәм югары даирәдәге башка затлар каршылады.
Малайзия очкычы бәреп төшерелгән районда сепаратистлар Украинаның ике хәрби очкычын бәреп төшерде
Бу хәбәрне Украина җитәкчелеге раслады. Су-25 очкычын сепаратистлар бәреп төшерде, очучылар парашют белән сикереп төшеп исән калды, дип хәбәр итә террорга каршы чараның матбугат үзәге.
Малайзия очкычын атып төшерүгә Русиянең катнашын раслаучы күзләү дәлилләре
"The Washington Post" газеты Украинаның Русия яклы сугышчылар өлешендә атып тошерелгән Малайзия очкычына бәйле фотоларны АКШ күзләү хезмәтләренең анализлаганын хәбәр итә. Дәүләт күзләү хезмәте башлыгы идарәсе белдерүенчә, бу фотоларда очкычларга каршы ракет системының Русиягә таба баруы һәм Русиянең хәрби активлыгы артуы күренә.
Нидерландта мәетләр белән ике очкычны көтәләр
Бүген төштән соң Нидерландның көньягындагы Эйндһовен шәһәре һава аланында MH17 рейсыннан мәетләр белән ике очкычны көтәләр. Харьковтан киткәндә очкычларны матәм чарасы белән озаттылар. Һава аланында да очкычларны Нидерланд патшасы, һәлак булганнарның туганнары каршы алачак. Мәетләрне тану һәм тикшерү эше Нидерланд җитәкчелегендә БМО һәм Халыкара авиация оешмасы ярдәмендә барачак.
Донецки сугышчылары очкычның "кара тартмаларын" Малайзиягә тапшырды
Донецкидагы Русия яклы сепаратист сугышчылар җитәкчесе Александр Бородай Украинаның сугышчылар контролендәге көнчыгыш өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычының ике "кара тартмасын" 22 июль иртәсендә Малайзия вәкилләренә тапшырды. Аларны тапшыру турында сөйләшүләр озакка сузылган иде. Ике як вәкилләре аларны тапшыру турында протокол имзалады.
Украинада Казаннан килгән сугышчы тотылды
21 июль көнне Украинаның көнчыгышында кулга алынган биш кешенең икесе Русия ватандашы булып чыкты. Шуларның берсе - Алексей Куимов, аның паспортында язылганча, ул Казаннан. Украин гаскәрләренең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, ул Донбасска үзе теләп, "православиене якларга" дип килгән. Куимовка христиан дине нигезләре турындагы сораулар бирелсә дә, ул аларга җавап бирә алмаган.
Махсус поезд Малайзия очкычы корбаннарын Харьковка китерде
"Шахтар Донецк" такымында уйнаган чит ил футболчылары Донецкига кире кайтмаган. Ринат Әхмәтов ачулы
Бу ялларда футболчыларның яңа сезоны башлана. Шәһәрдә бәрелешләр дәвам итү сәбәпле Донбасс Арена стадионында уйнап булмый. "Шахтар Донецк" такымының кайда уйнаячагы әле хәл ителмгән. Такымның җитәкчесе Ринат Әхмәтовның тагын бер проблемасы туды, дип яза BBC. Донецки өчен уйнаган чит ил футболчылары Франциядән кире кайтмаган. Такымда Бразилиядән биш, Аргентинадан бер футболчы уйный. "Кайтмасалар аларны җәза көтә", диде Әхмәтов.