Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илләре Русиягә карата яңа чикләүләр кертергә мөмкин


Британия, Франция, Германия ил башлыклары Малайзия һәлакәте урынына тикшерүчеләргә керү һәм тулы күләм эшләүгә мөмкинлек бирү өчен Русия президенты Владимир Путин сепаратистларга басым ясамаган очракта, Русиягә карата чикләүләрне кырыслату турында килеште. Бу хакта якшәмбе көнне Франция президенты Франсуа Олланд, Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Британия премьеры Дэвид Кэмеронның телефон сөйләшүе барышында килешенгән.

Олланд идарәсе тараткан белдерүдә әйтелгәнчә, Русия кирәкле чаралар күрмәгән очракта, Европа берлеге илләре тышкы эшләр министрлыгы шурасы сишәмбе көнге утырышында Русиягә карата яңа чикләүләр кертү мәсьәләсен тикшерәчәк.

XS
SM
MD
LG