Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Путин очкыч һәлакәтен тикшерүгә комачаулаучыларны туктатырга тиеш


Обама: Путин сепаратистларны очкыч казасын тикшерүчеләргә юл ачарга күндерергә тиеш
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:45 0:00

Дүшәмбе көнне АКШ президенты Барак Обама Малайзия очкычын бәреп төшерүне тикшерү турында белдерү белән чыкты. Обама Русия яклы сепаратист сугышчылар очкыч һәлакәтен тикшерүче халыкара белгечләргә эшләргә комачауламасын өчен Мәскәүне аларга басым ясарга чакырды.

Ак йортта чыгыш ясап АКШ президенты, сепаратистларның халыкара тикшерүчеләрне очкыч төшкән урынга китермәвенә, алар якынлаша башлагач, һавага атуына, тикшерү өчен бик мөһим булган күп кенә дәлилләрне юк итүенә зарланды һәм "алар нәрсәне яшерергә тели?" дигән сорау куйды.

Русиянең сепаратист сугышчыларны рухландыруы, коралландыруы, өйрәтүе, финанславы һәм Украина җирендәге сугышчылар җитәкчеләренең Русия ватандашлары булуын әйткәннән соң, "сепаратистларга турыдан-туры тәэсир итүен истә тотып, Русия һәм бигрәк тә президент Путин аларны тикшерүчеләр белән хезмәттәшлеккә күндерү өчен турыдан-туры җаваплы", диде АКШ президенты.

Обама "президент Путин тулы һәм гадел тикшерүне хуплавын белдерде, бу сүзләр өчен рәхмәт, әмма ул сүзләр гамәлләр белән дә ныгытылырга тиеш", дип өстәде.

“Тикшерүчеләрнең үз эшләрен башкарганда имин булуы өчен хәзер сепаратистлар һәм аларның Русиядәге спонсорлары җаваплы”, диде АКШ президенты.

XS
SM
MD
LG