Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Коммерсант": Керич бугазы аша күперне тоткыннар төзәячәк


Керич бугазы аша 1944 елда төзелеп өч айдан җимерелгән күпер проекты
Керич бугазы аша 1944 елда төзелеп өч айдан җимерелгән күпер проекты

Кышкы Олимпия уеннарыннан соң Сочи тирәсен тәртипкә китерү һәм Керич (Керчь) бугазы аша яңа күпер салу эшенә Русия төрмәләрендә утырган тоткыннар җибәрелергә мөмкин, дип хәбәр итте Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль хезмәте башлыгы урынбасары Олег Коршунов "Коммерсант" басмасына әңгәмәдә.

Аның сүзләренә караганда, Сочи тирәсендә инде хәзер үк "колония-поселениедән" 200ләп тоткын җыештыру эшләренә җәлеп ителгән.

"Аларның колониядән чыгу хокуклары бар, алар җинаять дөньясы кешеләре түгел, төрмәгә беренче тапкыр эләгүчеләр", диде Коршунов.

Кырыс шартлы төрмәләрдә утыручыларны бу эшкә җибәрмәячәкләр. Коршунов сүзләренә караганда җәза алучы тоткыннарны Керич бугазы аша күпер төзүгә дә куячаклар. Бу авыр эшкә Русиянең көньягындагы барлык колонияләрдән тоткыннарны җәлеп итмәкчеләр.

Археологлар Керич аша күпер тарихи һәм табигый байлыкларга зыян салачак, дип кисәтә.

XS
SM
MD
LG