Accessibility links

Җәзәиргә юл тоткан Swiftair очкычы һәлакәткә очрады


Буркина Фасо башкаласыннан Җәзәиргә юл тоткан Испаниянең Swiftair ширкәте очкычы Нигердә җимерелеп төште. Очкычта булган 110 юлчы һәм алты кешелек экипаж һәлак булган. Очкыч казасының сәбәбе яшен булырга мөмкин, дип фаразлана. Юлчыларның күбесе Франция ватандашлары булган. Экипаж - Испания ватандашлары.

Париж һәм Җәзаирдә кризис үзәкләре булдырылды.

Буркина Фасо башкаласы Уагадугудан Җәзәиргә дүрт сәгатьлек очыш Африканың өчен иле - Буркина Фасо, Мали һәм Җәзәир аша чүл өстеннән үтә. Мали белән Җәзәир чиге өстендә очканда диспетчер һава шартлары аркасында начар күренүе сәбәпле очучыларның юлны яңадан тикшереп хәбәр итүен сораган, шуннан соң очкыч белән элемтә югалган, дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG