Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бульвар газеты ачылды


Казанда бульвар газетын тәкъдим итү
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

24 июльдә "Казан" гаилә үзәге алдында 204 дүрткел метр зурлыктагы бульвар газетының ачылышы булды. Үзенчәлекле арт-объект булган әлеге газет асфальтка тоташтырылган һәм аны өстенә кереп кенә укырга мөмкин.

Пластик панельдән эшләнгән бу "газет" Казанда нәкъ бер елдан соң, 2015 елның 24 июлендә ачылачак спортның су төрләре дөнья чемпионатына багышлана. Әлеге газетта шушы чемпионат турында, су спорты төрләре, су хакында, чемпинатның талисманнары хакында кыскача мәгълүмат бирелә.

"Газетның" дүрттән бер өлешендә исә Казан рәсеме һәм аның өстенә сузылган кебек итеп ясалган суга сикерү каланчасы күрсәтелә. Бу рәсемгә билгеле бер ноктадан карагач 3D форматлы үзенчәлекле сурәт пәйда була.

Тик шуны да әйтергә кирәк, "газеттагы" барлык мәгълүматлар да диярлек урыс телендә язылган. Өлешчә инглиз телендә язылган мәгълүматлар күренсә дә, Татарстанда урыс теле белән беррәттән дәүләт теле булган татар телендә мәгълүмат юк.

"Газетны" чыгарган "Спорт проектлары башкарма идарәсе" Татарстанда урыс теле белән бергә татар теленең дә республиканың рәсми дәүләт теле булуын әллә "оныткан" әллә инде татар телендә язуны кирәксенмәгән.

"Газет" ачылышында катнашкан Казан мэры Илсур Метшин әлеге арт-объектны бик креатив дип бәяләде һәм аны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, чемпионатның кызыклы үтүен теләп калды.

XS
SM
MD
LG