Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Ураза бәйрәмен билгеләделәр


Тәлгать Таҗетдин Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетендә (архив фотосы)
Тәлгать Таҗетдин Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетендә (архив фотосы)

Төп бәйрәм чарасы Уфаның “Лалә-Тюльпан” мәчетендә узды. Аны Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин уздырды. Ул чыгышын Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан җитәкчесе вазифасын башкаручы Рөстәм Хәмитов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын укудан башлады. Мөфти барлык мөселманнарны Ураза тәмамлану белән котлады. Вәгазендә, башлыча, конфессияләр арасындагы дуслык, илнең бөтенлеген саклау кирәклеге турында сөйләде.

Уфаның “Ихлас” мәчетендә бәйрәм көнне милли аш-су күргәзмәсе оештырылды, киез басу, рәсем төшерү, агачтан әйберләр ясау дәресләре уздырылды. “Осталар шәһәре” исемле күргәзмә-ярминкә оештырылды.

Бәйрәм чаралары кысасында тагын бер мәчеткә нигез ташы салынды. Ул башкаланың Шәехзадә Бабич һәм Русия урамнары кисешкән чатында урнашачак. “Фатиха” мәчете дип аталачак.

XS
SM
MD
LG