Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яулыклы һәм түбәтәйле балалар Сабантуйга җыела


3 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте алтынчы тапкыр республикакүләм балалар сабан туен уздыра. Сабантуй Балтач районы Борбаш авылында үтәчәк.

Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, узган ел әлеге чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән җыелган 3 меңләп бала катнашкан. Мөхтәсибәттән хәбәр итүләренә караганда, сабантуйда быел балалар өчен 17 төрле уен оештыру каралган. 1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Батыр калганнарга тизйөрешле велосипедлар, ә абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк.

Узган елны чараны оештыруны башлап йөргән Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Азатлыкка әңгәмәдә балаларга тиешле киемнәре белән килүләрен таләп итәбез дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG