Accessibility links

Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының корылтае узачак


10-13 августта Казанда VI Бөтенрусия татар теле һәм әдәбияты укытучылары, этномәдәни (татар) белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең корылтае узачак. Анда барлыгы Русиянең төрле төбәкләреннән 300 вәкил катнашачак.

Чарада милли мәгариф үсеше, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә инновацияләрне куллану, хакимият оешмалары белән милли мәдәни мохтариятләрнең бергәләп эшләү юнәлешләре каралачак.

XS
SM
MD
LG