Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хезмәт хакларын банк карталарына күчерү киңәш ителә


Банклар берләшмәсе (АСРОС) Үзәк банкка эш бирүчеләрне хезмәт хакларын карталарга күчерергә мәҗбүр итәргә киңәш итте. Дәүләт думасының финанс базары комитеты рәисе урынбасары Анатолий Асаков сүзләренә караганда, мондый адым белән Русиядә акча әйләнешен контрольдә тотып булачак. Хезмәт хакларын картага күчермәгән ширкәтләргә 5-50 меңгә кадәр штраф яный.

Бүгенге көндә Русиядә эш бирүчеләрнең яртысы гына хезмәт хакларын картага күчерә. Күп ширкәтләр үзләрендә эшләүчеләргә кәгазьләрдә теркәмичә "соры" акча түли.

Эш бирүчеләр бу тәкъдимнә каршы. Ширкәтләр хуҗалары банкоматлар челтәрләре үсеше өчен чыгымнарны банклар эш бирүчеләр җилкәсенә йөкләргә җыена, дип белдерә.

Эш хакларын картага күчерүне сорап Русия финанс министры 2012 елның язында мөрәҗәгать иткән иде. Шулай ук 2014 елның март аенда шул ук финанс министрлыгы, әлеге канунның гамәлгә ашырылуын контроль итү юлы булмавы сәбәпле, бу тәкъдименнән баш тарткан, дигән хәбәр таралды.

XS
SM
MD
LG