Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 07:52

Уфада дини гыйлемне арттыру курсы ачылды


Уфадагы Русия ислам университеты каршында имамнарның белемен камилләштерү курслары ачылды. Курс деканы Раушания Гәрәева хәбәр итүенчә, 72 сәгатьлек бу курска тәрбия бирү, психология һәм хокук кебек дәресләр кергән. Шулай ук дин белеме, гореф-гадәтләр һәм исламдагы радикаль агымнарга каршы тору кебек белем бирү каралган. Уфада Үзәк диния нәзарәте оештырылуының 225 еллыгын бәйрәм ителә.

XS
SM
MD
LG