Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ИНТАЭР" сәяхәт ширкәтләре эшчәнлекне туктату турында белдерде


Русиядәге иң зур 20 ширкәтнең берсе булган Мәскәүдәге "ИНТАЭР" сәяхәт бюросы туристларны хезмәтләндерә алмавы сәбәпле үз эшчәнлеген туктатуы турында белдерде. Ширкәт моны сәяхәткә чыгарга теләүчеләрнең кимүе, чит ил валюталарның бәясенең үсүе һәм тискәре сәяси вазгыять белән аңлата.

Русия сәяхәт ширкәтләре берләшмәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә юлламаларын "ИНТАЭР" ширкәтеннән алган 500ләп кеше чит илдә, аларны аннан кайтарырга кирәк.

1992 елда төзелгән әлеге челтәр төпле илләрдә диңгез буенда ялга юлламалар сата иде.

2 август көнне "Лабиринт" үз эшчәнлеген туктатуын белдерде. Аның 27 мең мөштәрие чит илләрдә калды, аларны кайтару юллары тикшерелә. Алар арасында Татарстаннан Тунис, Болгарстан, Шри-Ланка һәм Грециягә киткән бер меңләп ял итүче бар, дип хәбәр ителә. Татарстан сәяхәт ширкәтләренең кайберләре "Лабиринт" белән хезмәттәшлек иткән.

Бер ай эчендә Русиядә инде өч сәяхәт ширкәте үз эшчәнлекләрен туктатты.

XS
SM
MD
LG