Accessibility links

"Лабиринт" сәяхәт ширкәтендә зур күләмдә акча урланганы ачыкланган


Мәскәү прокуратурасы август аенда үз эшен туктаткан "Лабиринт" сәяхәт ширкәтендә кимендә 100 миллион сум урланганы ачыкланган, дип хәбәр итте.

Ширкәт җитәкчеләре 2013 елның декабреннән 2014 елның 1 августына кадәр күп кеше белән чит илләргә чыгу һәм яшәү турында килешүләр төзегән булган. Алар "Оренбур һава юллары" һәм "Аэрофлотка" түләргә тиешле акчаларны түләмәгән. "Лабиринт" алдан ук ул килешүләрне тормышка ашырырыга җыенмаган, дигән нәтиҗә ясый прокуратура.

2 август көнне 1992 елда төзелгән "Лабиринт" ширкәте үз эшчәнлеген туктатуын белдерде. Аның 25 меңләп мөштәрие чит илләрдә калды, аларны кайтару юллары тикшерелә. Алар арасында Татарстаннан Тунис, Болгарстан, Шри-Ланка һәм Грециягә киткән бер меңләп ял итүче бар, дип хәбәр ителә. Татарстан сәяхәт ширкәтләренең кайберләре "Лабиринт" белән хезмәттәшлек иткән.

Инде алты зур ширкәт бер ай эчендә сәяхәткә чыгарга теләүчеләрнең кимүе, чит ил валюталарның бәясенең үсүе һәм тискәре сәяси вазгыять белән аңлатып ябылды.

XS
SM
MD
LG