Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмәгатьчелек урыннарында интернет куллану өчен теркәлергә кирәк булачак


Русия премьер-министры Дмитрий Медведев рестораннар, метро, һава аланнары, парклар һәм халык җыелган башка урыннарда булган Wi-Fi куллану өчен теркәлү кирәклеге турындагы күрсәтмәгә кул куйды.

Чыбыксыз элемтәне тәкъдим итүче ширкәт интернетны кулланырга теләгән кешенең исемен һәм паспорттагы мәгълүматын таләп итәргә тиеш булачак. Яңа канун нигезендә интернет белән тәэмин итүче ширкәт аны кулланучының кайсы сәхифәләргә кергәне турындагы мәгълүматне кимендә ярты ел сакларга, кирәк булса тикшерү һәм хокук саклау органнарына бирергә тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG