Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ямал" очкычы Уфада яман хәлгә тарыган


Очкычтагы пассажир Светлана Пелагина фотосы
Очкычтагы пассажир Светлана Пелагина фотосы

7 август Уфа һава аланында гадәттән тыш хәл булды. "Ямал" авиакомпаниясенең Боинг-737 очкычы 40 минут буе һава аланына төшәлми җәфаланган.

Җирле вакыт белән кичке биштә "Ямал" авиакомпаниясенең Боинг-737 очкычы һәлакәткә тарый язды. Очкыч төшү өчен җиргә якынлашкач, аның шассие ачылмаган һәм ул кабат күккә күтәрелергә мәҗбүр булган. Икенче тапкыр әйләнеп килгәч тә шул ук хәл кабатланган. Шуннан өченче, дүртенче тапкыр кабат әйләнеш ясаган. Бары тик алтынчы катта гына очкыч исән-сау аланга утыра алган.

Симферопольдән Уфага кайткан очкычта 158 кеше, шуларның күпчелеге ялдан кайтучы балалар булган. Стюардессалар очкыч беренче тапкыр утыра алмагач, пассажирларга башларын тезгә терәп утырырга кушкан. Очкычтан кабартылган баскычтан ничек төшәргә кирәклеген аңлатканнар. Җиргә якынлашып беткәч кенә кабат кире күтәрелгәнне, алан тулы янгын сүндерү машиналары көтеп торганны күзәтеп утырган балаларның бер өлеше куркып елаша башлаган. Уңышлы килеп төшү белән дәррәү кул чабарга, шатланырга тотынганнар.

Экспертиза нәтиҗәләренә караганда, шасси төзек булган, ләкин аның ачылуын хәбәр итүче утлар янмаган. Очучы моны проблема дип аңлап, кат-кат аланга борылып килгән.

XS
SM
MD
LG