Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда хай-дайвинг ярышлары башланды


Казанда хай-дайвинг ярышлары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Казанда хай-дайвинг ярышлары

8 август Казанда хай-дайвинг Дөнья кубогы ярышлары башланды. Казансу елгасына ясалган каланчадан ир-егетләр 27 метр, хатын-кызлар 20 метр биеклектән суга сикерә.

Ярышларда егермегә якын илдән 25 ир-ат һәм 9 хатын-кыз катнаша. Ир-егетләр бүгенге тантаналы ачылыштан соң көндезге өчтә үк ярыша башлады. Хатын-кызлар исә 9 август көч сынашачак.

Казанда оештырылган хай-дайвинг буенча Дөнья кубогы ярышлары әле тәүгесе. Мондый экстремаль суга сикерү ярышлары беренче тапкыр узган ел Барселонада су төрләре беренчелегенә кертелгән булган. Казанда узучы Дөнья кубогы ярышлары үзенә күрә 2015 елда Татарстан башкаласында оештырылачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек булып тора.

Хай-дайвинг буенча Дөнья кубогына ярышлар 10 августта тәмамлана.

XS
SM
MD
LG