Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә президент сайлавында Рәҗәп Тайип Эрдоган җиңә


Рәҗәп Таййип Эрдоган
Рәҗәп Таййип Эрдоган

Төркия тарихында беренче тапкыр халык катнашкан тавыш бирүдә хакимияттәге Гаделлек һәм Тәрәккыять фиркасе җитәкчесе, моңарчы премьер-министр булган Рәҗәп Таййип Эрдоган җиңә. Сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, тавышларның 98% саналган хәлдә Эрдоганны 52% халык сайлаган. Оппозиция намзәте Әкмәлетдин Ихсаноглу 39% чамасы тавыш җыйган. Көрдләр намзәте Сәләхетдин Демирташ 9% тавыш алган.

Сайлауга тавыш бирергә хокукы булган халыкның 77% килгән. Төркиядә тавыш бирү хокукына 53 миллион кеше ия. Беренче турда җиңәр өчен намзәткә 51% тавыш алу кирәк иде.

Эрдоган моңарчы зур роль уйнамаган Төркия президентының вәкаләтләрен киңәйтәчәген белдергән иде. Төркияне ул АКШ стилендәге президент җөмһүриятенә әйләндерәчәген әйтте. Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләр аның парламент, хөкүмәтне һәм мәхкәмәләрне үз кулына алу куркынычы бар дип саный.

Җиңгән хәлдә Эрдоган Төркия җөмһүриятенә нигез салган Мостафа Кемал Ататөрктән соң ил белән озак идарә иткән беренче илбашы булачак. Аның ике тапкыр бишәр елга президент итеп сайлану хокукы бар.

XS
SM
MD
LG