Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда беренче тапкыр узачак “Бөек Болгар” фестиваленә әзерләнәләр


16-17 август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгында беренче тапкыр “Бөек Болгар” исемле тарихи фестиваль узачак. «Ватаным Татарстан» сәхифәсе язуынча, ике көн дәвамында изге Болгар җирендә ил тарихының Алтын Урда, рус һәм европа чорлары хакимлек итәчәк. Чара 10 меңләп кешене җыяр дип көтелә.

Мәйданда Русиянең утыз төбәгеннән, шулай ук Коми, Удмуртия, Какъастан республикаларыннан, Пермь крае, Чиләбе, Пенза, Самар, Сарытау өлкәләреннән килгән 200ләп сугышчы тарихи үткәннәрдә калган сугыш аланнарын торгызачак.

Чарага килгән тамашачы да үзен Урта гасыр сугышчысы сыйфатында сынап карый ала. Оештыручыларның сүзләренә караганда, фестиваль барышында 14-15 гасырларда киң таралыш тапкан һөнәрчелек, бию серләренә төшендерүче мастер-классларда катнашып булачак. Бәйрәмдә балалар өчен махсус мәйданчыклар да эшлиячәк.

Баштарак Болгар тыюлыгында Куликово сугышы тамашасы узачагы әйтелгән иде. Аның Болгар тыюлыгында үтәчәге билгеле булгач социаль челтәрләр бу чараның мөселманнар өчен изге саналган Болгар каласында уздыруны урынсызлыгы турындагы язулар белән тулды. Ахыр чиктә Татарстан митрополиясе Куликово сугышы тамашасын уздырудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG