Американың Миссури штаты Сент-Луис шәһәре янындагы Фергюсон бистәсендә инде бер атнадан артык дәвам иткән бәрелешләрдә тагын ике кеше һәлак булды. 21 меңләп кеше яшәгән бу шәһәрдә протест чаралары бер полиция хезмәткәре 9 августта 18 яшьлек кара тәнле егетне атып үтергәннән соң кабынып китте.
АКШның Миссури штатындагы Фергюсон шәһәрендә полиция 17 августта 400ләп демонстрациячене куып тарату өчен төтен гранаталары кулланды. Полиция әйтүенчә, кичәге протест җыенында катнашучылар утлы шешәләр аткан. Миссури штаты протестларны бастыру өчен ярдәмгә Милли гвардия хәрбиләрен чакырды.
Бүген Сент-Луиска АКШ баш прокуроры Эрик Һолдер килә. Ул кара тәнле егетне атып үтерүне тикшерүчеләр белән очрашачак. Кичә АКШ президенты Барак Обама Ак Йортта Фергюсон белән бәйле хәлләр турында чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, бүген анда барачак прокурор һәм Юстиция министрлыгы вәкилләре халык белән дә очрашачак.
"Кара тәнле егетнең үтерелүенә ачу белдергән күпчелек тыныч протест җыены уздырганда, аз санлы кешеләр көч куллана", диде Обама.