Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ махсус хезмәте АКШ журналистын башы киселгәнче таба алмаган


АКШ махсус хезмәте җәй башында Сүриядә ислам сугышчыларында тотылган журналист Джеймс Фоли һәм тагын берничә американны эзләгән, әмма таба алмаган.

Президент Барак Обаманың террорга каршы көрәш ярдәмчесе Лиза Монако, махсус чара җәй башында оештырылган иде, дип белдерде. Беренче тапкыр Вашингтон Сүриягә гаскәр җибәрүен таныды.

Бу белдерүне Вашингтон Джеймс Фолиның башы киселгәнен күрсәткән видео чыкканнан соң бер көн узгач ясады. Фоли Сүриядә 2012 елның ноябрендә кулга алынган булган. Кичә ясаган чыгышында президент Обама, тагын бер АКШ журналисты Стив Сотлоффны да үтерү янауларына карамастан үзләрен "Ислам дәүләте өчен сугышучылар" дип атаган террорчыларга каршы көрәшне дәвам итәчәген белдерде.

Обама сугышчыларны "бөтен төбәккә җәелгән яман шеш" дип атады һәм 21 гасырда аңа урын юк, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG