Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Русия гаскәрләренең Украинага бәреп керергә омтылуын белдерә


Бүген Украина хәрбиләре Русия гаскәрләренең Новоазовка тирәсендә бәреп керүләрен һәм Мариупольгә таба юл алуларын белдерде. France-Presse махсус операция мәгълүмат үзәге вәкиле сүзләренә таянып, украин чик сакчыларының Русия кәрванын туктатуларын, Новоазовски янында сугыш баруын хәбәр итә.

Хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Тымчук белдерүенчә, кәрванның бер өлеше 10 БТР, ике танк һәм ике КамАЗ аерылып китеп, Украина эченә таба юл тоткан. Ул шулай ук бүген Украина чиге буенда 47 мең Русия хәрбие булуны да белдергән иде.

Русия хәрбиләренең чик бозуы турында “Донбасс” батальоны командиры Семен Семенченко да белдерде. Ул 50 бронетехниканың үтеп керүен әйтә. Андагы вәгълүматларга күрә, аның бер өлеше Мариупольгә таба, икенче өлеше Кутейниково-Амвросиевка-Иловайскига таба киткән.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүдәге матбугат очрашуында Русия гаскәрләренең Украинага бәреп керүен дөреслеккә туры килми дип белдерде.

XS
SM
MD
LG