Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама киңәшчесе: Русия Украинада вазгыятьне начарайта


Сюзан Райс
Сюзан Райс

Русия Украинадагы вазгыятьне начарайта, Мәскәүнең гамәлләре кабул итеп булмаслык. Бу хакта Твиттерда АКШ президентының милли иминлек киңәшчесе Сюзан Райс язды.

"Русиянең Украинага кабатланып торган бәреп керүләре кабул итеп булмаслык", дип ассызыклый ул.

Райс сүзләренчә, Русиянең "Украина хөкүмәте рөхсәтеннән башка үзенең транспортын, йә йөкләрен Украинага кертергә хакы юк".

"Русиянең Украинадагы хәрби операциясе – артиллерия, һава һөҗүменнән саклану системасы, дистәләрчә танк һәм хәрбиләр – болар барсы да эскалациягә китерә", ди киңәшче.

Кичә берничә мәгълүмат чарасы Русиянең кораллы хәрби техника кәрванының Украинага керүе турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG