Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида Порошенко һәм Путин очрашып сөйләште


Русия һәм Украина президентлары Мински саммитында.
Русия һәм Украина президентлары Мински саммитында.

Минскида Украина президенты Петр Порошенко белән Русия президенты Владимир Путин очрашып сөйләште. Порошенко сүзләренчә, сөйләшү "катлаулы һәм авыр" булган. Путин сөйләшүгә уңай бәя бирде.

Ике сәгатькә сузылган сөйләшүдән соң, Порошенко, якын арада Украинаның көнчыгышында тынычлык урнаштыру өчен, “юл харитасы” әзерләячәген белдерде. Аның сүзләренчә, бу тәкъдимне Мински очрашуында катнашучылар барсы да хуплаган.

Украина президенты шулай ук Русия һәм Украина чик сакчылары белән консультацияләр үткәрү, "канунсыз тоткарланганнарны" азат итү турында килешүгә ирешелгәнне дә җиткерде.

Путин бу очрашу турында "Русия һәм Украинаның ачык сораулары" күп кала диде һәм Украинаның көньяк-көнчыгышында утны туктату шартлары турында сүз булмауны әйтте. Ул Порошенко белән Украина көнчыгышына һуманитар ярдәм турында килешүләрен белдерде. Бу сөйләшүдә шулай ук газ мәсьәләсе дә күтәрелгән.

Сишәмбе Минскида Путин һәм Порошенко очрашуына кадәр Европа Берлеге, Украина, Таможня берлеге (Русия, Беларус, Казакъстан) форматында очрашу булды. Ул, Украина Европа Берлеге белән ассоциация килешүе имзаласа, Киев һәм Таможня берлеге арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланды.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Кэтрин Эштон Минскида Украина вазгыятенә багышланган сөйләшүләрне "эчкерсез һәм позитив" дип бәяләде. Ул шулай ук Европа Берлегенең Украинада тынычлык урнаштыру өчен сөйләшүләр башларга тәкъдим итүен дә әйтте.

XS
SM
MD
LG