Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Кырымда кырымтатарларның һәм украиннарның хокуклары бозыла


Кыйнап үтерелгән Решат Аметовны җирлиләр. Аны мәйданда торганда Русия хәрбиләре алып киткән була.
Кыйнап үтерелгән Решат Аметовны җирлиләр. Аны мәйданда торганда Русия хәрбиләре алып киткән була.

Русия аннексияләгән кырымда кеше хокуклары, аерым алганда, милли азчылыкларның хокуклары бозылу теркәлә тора. Бу хакта БМО күзәтүчеләре хисабында белдерелә, дип хәбәр итә Reuters.

34 кешедән торган күзәтүчеләр төркеме Кырымда “украина ватандашларын, кырымтатарларны һәм башка азчылыкларны эзәрлекләү, кимсетү”не әйтә.

“Март аенда узган “референдумнан” соң Кырым самообаронасы дип аталганнар тарафыннан кеше хокуклары бозылуны тикшерү өчен җитди адымнар ясалмады, диелә хисапта.

Хокук яклау оешмалары һәм шулай ук Мәҗлес тә Кырымда кеше хокуклары бозылу турында берничә тапкыр белдерде. Элгәре Украина тышкы эшләр министрлыгы Кырымда хокуклар һәм ирек саклануны тикшерүдә БМОны да катнашырга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG