"Левада-Үзәк" белдерүенчә, Русиядә президент Владимир Путинның эшчәнлеген хуплаучылар кимегән.
22-25 августта үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, дәүләт башлыгының эшчәнлеген илдә яшәүчеләрнең 84%ы хуплый. Август башында булган тикшерүдә бу сан 87% иде.
Путиннан канәгатьсезләр дә ике процентка арткан, 15%ка җиткән.
Русияләрнең уртача 64% ил дөрес юлда дип уйлый. Ай башында мондый фикердәгеләр 66% булган. Киресенчә уйлаучылар 19%тан 22%ка арткан.
Сораштыруда илнең 46 төбәгендәге 18 яшьтән 46 яшькә кадәр 1600 кеше катнашкан.