Элегрәк мине гел бер уй борчый иде – ни өчен Мәскәү Кремле Украинадагы сугышка төрле төбәкләрдә эшләгән журналистларны җибәрә икән? Донбасстагы үз хәбәрчеләре генә җитмәгән иде микән соң?
Хәзер менә бу башваткыч puzzle төзелеп бетте кебек. Политтехнологлар телендә әлеге нәрсә "салмак күндерү" дип атала. Кремльдәге курчакчылар тиздән төбәкләргә мәетләр кайта башлаячагын белгән, әлбәттә. Шуңа күрә аларга урындагы җирле журналистларның Мәскәү сәясәтенә мөмкин кадәр лояль булуы бик кирәк иде.
Сугышка җибәреп кайтарасың да – аларда инде үзләренең дә бу эштә катнашу хисе булачак дигән сүз. Аннары әле берәр орден бирәсең дә, акчалата премия дә өстисең. Орден ята бирә, премияне әкренләп ашап бетерәләр – ул арада төбәкләргә "200 йөк" дигән калай табутлар кайта башлый. Һәм элек үзен ялкынлы журналист итеп таныган "йолдыз" авызына су кабып утырачак.
Афәрин, технологлар, булдырдыгыз!
Ә чынлыкта болар барысы да көенечле хәл. Менә бүген Башкортстандагы ниндидер ерак авылдан чыккан бер егетнең һәлак булуы хәбәр ителде. Ә иртәгә аның урынында синең улың, кардәшең, туганың була ала. Сугыш торган саен котыра бара һәм яңадан-яңа корбаннар таләп итә.
"Әй, куркасы юк, анда контракчыларны гына алалар" дип тынычланырга кирәкми – әнә, Чечнә сугышын гына искә төшерегез. Гаскәриләрне тезеп бастыралар да, "Контракт хезмәтенә гариза языгыз!" дигән әмер бирәләр.
Руслан Рәхимов
Уфа шәһәре