Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар Мәҗлесе бинасына оятсыз язу язганнар


1 сентябрь төнендә билгесез кешеләр Акмәчеттәге Кырымтатар Мәҗлесе бинасына оятсыз язу язганнар һәм рәсем төшергәннәр.

Мәҗлес сәркатибе Диләвәр Акиев сүзләренчә, төнге сәгать икеләр тирәсендә сакчы видеокамера аша битлек кигән берәүнең ишеккә тибүен һәм качып китүен күрә. Сакчы тышка чыгып карагач, бинага оятсыз рәсем ясалганны һәм язулар күреп ала. Полицияне чакыралар, алар арасында ФСБ хезмәткәре дә була. Алар видео язганнарны үзләренә алып тикшерәчәкләрен белдергән.

"Минемчә, гадәттәчегә тикшерү барыбер беркемне дә тапмаячак, чөнки моннан берничә ай элек бинага буяу сибеп киткән иделәр, тапмадылар, җинаять җаваплылыгына тартмадылар", ди Акиев.

1 сентябрь көнне бинадагы оятсыз язулы рәсемне бетерделәр.

XS
SM
MD
LG