Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия Кырымнан соң Украина җирләрен дә аннексияләргә мөмкин"


Франк-Вальтер Штайнмайер
Франк-Вальтер Штайнмайер

Русия Кырымга җир өстеннән юл булсын өчен Украинаның көньягындагы кайбер җирләрне аннексияләргә мөмкин. Бу хакта Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер Maerkische Allgemeine газетына белдерде.

Алман дипломаты фикеренчә, аннексияләнгән Кырымны тәэмин итеп тору өчен яңа аннексияләр булырга мөмкин. "Русиянең җир өстендәге коридорлары булса, бу халыкара хокукларга каршы килә һәм Кырымны аннексияләгән кебек үк гаепләнәчәк", ди Штайнмайер

Ул шулай Украина һәм Русия арасында турыдан-туры хәрби каршылык куркынычы булуны белдерә. Әнә шуңа күрә Европа Берлеге Мәскәүгә сәяси һәм икътисади басымын арттырырга тырыша.

XS
SM
MD
LG