Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья икътисади форумы Русияне санкцияләрнең зыяны турында кисәтә


Дөнья икътисади форумы бүген еллык хисабын игълан итте. Алтынчы ел инде исемлектә көндәшлектә (конкуренциядә) җиңүче илләр арасында беренче урында Швейцария, икенче урында Сингапур, өченче урында АКШ. АКШ узган ел бишенче урында булган. Япония тугызынчы урыннан алтынчыга менгән.

Русия узган ел белән чагыштырганда 64нче урыннан 53гә менгән. Белгечләр Украинаның көнчыгышындагы вазгыять сәбәпле Мәскәүгә каршы кертелгән чикләүләр Русиянең икътисади үсеше һәм көндәшлек сәләтенә зыян китерәчәк, дип белдерде.

Дөнья икътисади форумы - ел саен Давоста очрашулар оештыручы Швейцариянең хөкүмәттән бәйсез оешмасы.

XS
SM
MD
LG