Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Порошенко Украинада низагны чишү турында сөйләште


Русия һәм Украина президентлары Владимир Путин һәм Петро Порошенко телефон сөйләшүендә Украинаның көньяк-көнчыгышындагы низагны чишү юллары турында фикер алышты, дип хәбәр итә Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков. Ике президентның кризистан чыгу юллары турында карашлары бер-берсенекенә туры килә, дип өстәде Песков. Украина президентының матбугат хезмәте, ике җитәкче Донбасста атышларны туктату турында килеште, дип хәбәр итә.

27 август ике президент беренче тапкыр Минскида очрашты. Белгечләр ул очрашуны нәтиҗәсез, дип бәяләде.

Украина президенты ул очрашуны "авыр" узганын белдерде. Путин сөйләшүләрне уңай бәяләде.

XS
SM
MD
LG