Кырым "парламенты" Шотландия халкына бәйсезлек турында референдум алдыннан теләктәшлек белдерде.
"Үз дәүләтчелеге өчен күп гасырлар буена көрәш алып барган Шотландия өчен бу тарихи вакыйга. 2014 елның 18 сентябрендә шотланд халкы язмышларын хәл итәчәк", диелгән әлеге белдерүдә.
Депутатлар шулай ук шотланд халкының үзләренең икътисади һәм социаль үсеше, тышкы сәясәте һәм дөнья харитасында мөстакыйль дәүләт булып яшәргә хокукына хуплау белдергән.
Кырым "парламенты" депутатлары Шотландия референдумын Кырымда узганы белән чагыштыра.
Соңгы фикер белешүләр халыкның 55% артыгының Британиядә калырга теләгәнен күрсәтә. Бәйсезлек тарафдарлары үгетләү кампаниясе белән соңгы көннәрендә җәмәгатьчелек фикерен үзгәртергә өмет итә.
Референдум 18 сентябрьгә билгеләнгән. Күпчелек бәйсезлекне сайласа, Шотландия 2016 елның 24 мартында бәйсез дәүләт дип игълан ителәчәк. Шул вакытка кадәр Эдинбург һәм Лондон 1707 елда Англия белән Шотландиянең берләшүе турында имзаланган килешүне гамәлдән чыгарып мөнәсәбәтләрне башка төрле корырга тиеш булачак.
2014 елның 16 мартында Кырым һәм Акъярда (Севастополь) Кырым статусты турында "референдум" узды. Аның нәтиҗәсендә Русия Кырымны үзенә кушты. Украина, Европа Берлеге һәм АКШ референдум нәтиҗәләрен танымый һәм Русия Кырымны "аннексияләде" дип саный.