Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Канада Русия белән хәрби күнегүләрдән баш тартты


АКШ һәм Канада быел Аляска яр буйларында Русия белән хәрби күнегүләр үткәрүдән баш тартты. Бу хакта пәнҗешәмбе Төньякамерикан континенты һава-галәм саклану берәшмәсе вәкиле Чарльз Марш белдерде.

Аның сүзләренчә, АКШ саклану министрлыгы һәм Канада премьер-министры Стивен Харпер, Украинадагы вазгыять сәбәпле, әлеге карарга килгән.

"Сизгер бөркет" дип аталган бу күнегүләр АКШ, Канада һәм Русия катнашында 2007 елдан бирле һәр ел саен үткәрелеп килде. Аның максаты - террорчылар үз кулларына төшергән очкычларны диңгез-һава көчләре кире кайтарып алуга өйрәнү. Быелгы күнегүдә Япония саклану көчләре дә катнашырга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG