Бүген Шотландиядә Британиядә калу яки бәйсез ил булып аерылып чыгу турында референдум уза. Тавыш бирүчеләр “Шотландия бәйсез ил булырга тиешме?” дигән сорауга җавап бирәчәк.
Элек уздырылган җәмәгать фикерен белешү нәтиҗәләренә күрә, халыкның 52% бердәм дәүләтне саклау тарафдары булса, 48% Шотландия суверенитеты яклы.
Әгәр референдумда суверенитет тарафдарлары җиңә калса, Шотдандия 2016 елның мартыннан бәйсез дәүләт булачак һәм 307 ел Британия белән булган берлек таркалачак. Мәгълүмат агентлыклары фикеренчә, бу бөтен илдәге сепаратистик хисләрне арттыруга китерергә мөмкин.
Бердәм дәүләт тарафдарлары җиңсә, Британия хакимияте Шотландия парламенты вәкаләтләрен киңәйтергә һәм бу төбәккә өстәмә акчалар бирергә вәгъдә итә.
Референдумның беренчел нәтиҗәләре инде 19 сентябрь иртәсендә үк игълан ителер дип көтелә.