Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов: Хакимиятне танымаган кырымтатарларны куып чыгарам яки җәзалыйм


Кырым "премьер-министры" Сергей Аксенов "Коммерсант" басмасына биргән әңгәмәдә киләчәктә кырымтатарлар бөлән мөнәсәбәтләр турындагы сорауга җавап биреп, "Мәҗлес" исемле оешманың гамәлдә булмавы һәм кырымтатарларга аерым җир бүленү мәсьәләсенең каралмаячагы турында әйтте.

"Милләтләрне каршы куйган һәркемне Кырымнан куып чыгарачакмын яки аларга җәза билгеләнәчәк", диде Аксенов.

Аның сүзләренә караганда, Мәҗлеснең халык арасында абруе юк. Моны ул оешманың кырымтатарларны урнаштыру турында биргән сүзендә тормавы белән аңлата. 10 ел элек төзелгән йортларны хакимият канунлаштырырга мөмкин, әмма хәзерге төзелешләрне ("самозахват") ул "кырга төзелгән сарайлар" дип атады һәм аларның шиксез җимереләчәген әйтте.

"Ул урыннар чистартылачак. Бүленәсе җирләребез бар безнең, әмма алар милләткә карап бүленмәячәк. Анда кырымтатарлар да, руслар да булачак. Канунда беркайда да кырымтатарлар бергә яшәргә тиеш, дигән сүз юк", дигән Аксенов "Коммерсант" басмасына.

XS
SM
MD
LG