Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОда Обама Украинаны яклау өчен берләшергә чакырды


АКШ президенты Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама Нью-Йоркта БМОның 69нчы Гомуми җыенында чыгыш ясап Русия агрессиясен тәнкыйтьләде һәм дөнья җәмәгатьчелеген Украинаны яклау өчен берләшергә чакырды.

АКШ президенты Барак Обама 24 сентябрь көнне БМО Гомуми җыенындагы чыгышында көнүзәк проблема итеп Украина мәсьәләсен күтәрде һәм дөнья җәмәгатьчелеген "халыкара нормаларны" сакларга чакырды.

Обама Русиянең март аенда Кырымны аннексияләве "зур дәүләтләрнең территориаль амбицияләрен канәгатьләндерү өчен кечкенә дәүләтләрне басып алуы" чорын хәтерләтә диде.

Русиянең көнчыгыш Украинадагы сепаратист сугышчыларга ярдәм итүе һәм чик аша үз гаскәрләрен кертүе турындагы гаепләүләрне тагын бер мәртәбә кабатлап АКШ президенты Мәскәүгә халыкара басым ясау тырышлыкларын дәвам итәчәген белдерде.

"Без Русияне бу агрессиясе өчен түләргә мәҗбүр итәчәкбез һәм без ялганчылыкка дөреслек белән каршы торачакбыз", диде ул.

Шул ук вакытта АКШ президенты, әгәр дә Мәскәү Украина хәрбиләре белән сепаратист сугышчылар арасындагы атышларны туктату килешүен бозмаса, анда дәвамлы тынычлык була алыр иде дип өметләнүен дә әйтте.

"Әгәр дә Русия шул юлдан – Салкын сугыштан соң берара Русия халкына муллык китергән юлдан китсә – без чикләүләрне бетерәчәкбез һәм Русиянең уртак мәсьәләләрне чишүдәге ролен хуплаячакбыз", диде Обама.

Ул шулай ук АКШның һәм аның беректәшләренең "үз демократияләрен һәм икътисадларын ныгытучы" Украина халкына ярдәм итәчәге" турында да белдерде.

"Без башкаларны безнең белән бергә тарихның хаклы ягында булырга чакырабыз", диде АКШ президенты.

Экстремизм һәм террорчылык мәсьәләләренә тукталып Обама АКШның Ислам дәүләте сугышчыларына басымны дәвам итәчәген әйтте һәм Якын Көнчыгыш халыкларын экстремизм идеологияләреннән баш тартырга чакырды. Американнар беркайчан да Исламга каршы сугышмады һәм сугышмаячак та, диде ул.

XS
SM
MD
LG