Accessibility links

Украина һәм Донбасс әсирләрне алмаштыра


Украина һәм Донбасста сугышкан Русия яклы көчләр бүген әсирләр белән алмаша. Бу чара башта чәршәмбе үтәсе булган, әмма тарафларның килешә алмавы сәбәпле бүгенгә калган. 60ка 60 кеше алыштырылачак, дип көтелә.

Тарафлар әсирләре алмашу процессының озак һәм катлаулы булуында берберсен гаепли. Донбасста сугышучылар алмашынучыларның саны төгәл булуына басым ясый. Инде ике тапкыр булган бу чарада Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы вәкилләре катнашты.

XS
SM
MD
LG