Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның яңа сайланган президенты Әшраф Гани ант китерде


Кабулда бүген Әфганстанның яңа сайланган президенты Әшраф Гани ант китерде. Шулай ук президентлыкка намзәт булган Габдулла Габдулла башкарма хакимият җитәкчесе буларак ант әйтте.

Элекке финанс министры һәм Бөтендөнья банкы хезмәткәре Гани иминлек өлкәсендә АКШ белән килешү имзаларга вәгъдә бирде. Әлеге документ Әфганстанда АКШНың төп көчләре чыгарылганнан соң, санаулы гына американ хәрбиләре калуны күздә тота.

Элекке тышкы эшләр министры Габдулла Габдулла премьер-министр вазифаларын башкарачак.

21 сентябрь көнне озакка сузылган бәхәсләрдән соң, Гани рәсми рәвештә Әфганстан президенты дип игълан ителде. Габдулла 14 июньдә узган сайлауда Гани хәрәмләшүләр нәтиҗәсендә җиңүгә иреште дип белдерә килде. Нәтиҗәдә БМО вәкилләре катнашында тавышлар яңадан саналды.

АКШ һәм БМО басымы нәтиҗәсендә, ике намзәт тә милли бердәмлек хөкүмәтен төзергә булды һәм сентябрь башында вәкаләтләрне бүлү турында килешү имзалады.

XS
SM
MD
LG