Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Мәккә әмире белән очрашты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә әмире Машал ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очраша. 4 октябрь 2014
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәккә әмире Машал ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очраша. 4 октябрь 2014

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанында сәфәре вакытында Мәккә әмире шахзадә Машал ибн Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согуд белән очрашты.

Татарстан президентының рәсми сәхифәсе хәбәр итүенчә, Миңнеханов Согуд Гарәбстаны әмире Абдалла ибн Абдел-Азиз Әл Согудка илгә һәм изге урыннарга чакырганы өчен рәхмәт белдергән.

Ул шулай ук Мәккә әмиренә Татарстан делегациясен кунакчыл каршы алуы һәм сәфәрне яхшы оештыруы өчен рәхмәт белдергән.

Президент сүзләренчә, быел Согуд Гарәбстанында Татарстаннан 1700 кеше хаҗ кыла, аларның хаҗы иң югары дәрәҗәдә оештырылган.

Миңнеханов Мәккә әмиренә Татарстан, аның социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше турында сөйләгән. Тарафлар Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында сәүдә-икътисади, мәдәни, һуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алышкан.

Мәккә әмире Татарстан президентын ел саен узучы Җиддә икътисади форумында катнашырга чакырган. Татарстан вәкилләре бу форумда узган ел катнашкан иде, киләсе елга да катнашырга җыена.

Үз чиратында Миңнеханов Мәккә әмирен Татарстанга чакырган.

Якшәмбе Татарстан делегациясе Согуд Гарәбстаны әмире исеменнән оештырылган тантаналы мәҗлестә катнаша.

XS
SM
MD
LG