Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нобель медицина бүләге баш миен өйрәнүчеләргә бирелде


Сулдан: Джон О'Кифф, Эдвард Мозер һәм Мэй–Бритт Мозер
Сулдан: Джон О'Кифф, Эдвард Мозер һәм Мэй–Бритт Мозер

Нобель комитеты быелның беренче бүләге иясен игълан итте. Нобель медицина бүләгенә 2014 елда баш миен өйрәнгән Британия галиме Джон О'Кифф һәм Норвегиядән ирле-хатынлы Эдвард вә Мэй–Бритт Мозер лаек дип табылды.

Физикадагы казанышлар өчен җиңүече сишәмбе көнне, химиядә чәршәмбе көнне игълан ителәчәк. Нобель тынычлык бүләгенә ия булучы 10 октябрь, икътисад бүләген алучы 13 октябрь игълан ителәчәк.

Һәр бүләкнең күләме быел сигез миллион швед кронасы, ягъни бер миллион доллар.

XS
SM
MD
LG