Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе Баш прокуратура һәм Русия милек комитетының "Система" корпорациясенә белдергән дәгъвасына багышланган утырышны 23 октябрьгә билгеләде. Анда корпорациянең бер өлеше булган "Башнефть"не дәүләткә кайтару эше тикшереләчәк.
Арбитраж мәхкәмәсе прокуратура таләбе белән "Система" контролендә булган "Башнефть" акцияләрен кулга алды. Прокуратура вәкиле аларны хосусыйлаштыру вакытында канун бозулар булганы ачыкланды, дип белдерде.
Әлеге эшне тикшерү өчен берничә җинаять эше ачылган. "Башнефть" башлыгы Урал Рәхимов, эшкуар Левон Айрапетян һәм "Система" корпорациясе җитәкчесе Владимир Евтушенков җаваплылыкка тартылган. Аларның берсе генә, Евтушенков үз өендә сак астында тотыла һәм гаепләүләрне кире кага.
Күптән түгел "Русия чакыра" исемле форумда чыгыш ясаган Русия президенты Владимир Путин, илдә приватизация нәтиҗәләре кабат тикшерелмәячәген һәм үзенең "Башнефть" тирәсендәге вазгыятькә катнашы булмаячагын әйтте.
"Система" корпорациясе өстендә болытлар куеру Урал һәм Мортаза Рәхимовларның Русия җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре бозылуга бәйле була ала, дигән иде Азатлыкка икътисад белгече Ринат Гатауллин.