Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты Минскида БДБ саммитында катнашмый


Минскида бүген БДБ саммиты үтә, анда беренче тапкыр Украина президенты катнашмый. Беларус президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Украина исеменнән җыенда Украинаның Беларустагы илчесе катнаша.

Беларус җитәкчесе Лукашенка белән булган телефон сөйләшүендә Украина президенты үзенең Минскига илнең көнчыгышындагы катлаулы вазгыять аркасында килә алмавын әйткән. Порошенконың Миланда үтәчәк "Азия-Европа" форумында Русия президенты Владимир Путин белән очрашуы көтелә.

БДБ саммиты көнтәртибендә бердәмлек кысаларында икътисади һәм һуманитар өлкәләрдә, шулай ук иминлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү кебек мәсьәләр тора, 17 документ проекты каралачак. 2016 ел БДБ дәүләтләрендә Мәгариф елы дип игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG