Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тавышсыз җырчы да зал тутыра – тамашачыны аңлап булмый"


Җырчы Алинә Сафиуллина белән әңгәмә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:10:42 0:00

Җырчы Алинә Сафиуллина белән әңгәмә

Җырчы Алинә Сафиуллина сигез ел татар сәхнәсендә чыгыш ясаганнан соң беренче тапкыр Казанда үз концертын оештыра. Бүгенге тамашачының зәвыгын аңлау кыен ди ул.

Татарстанның Теләче районы кызы, "Татар җыры" фестивале лауреаты Алинә Сафиуллина өчен 2014 елның азагында концерт куярга барлык алшартлар туры килә. Кияүгә чыгып иренең бу эштә булышуы да аңа көч өсти. Сигез ел зур сәхнәдә җырлау дәверендә Алинәнең өч альбомы дөнья күрә. Гадәттә башка җырчылар беренчесендә үк концерт куялар, мин инде кыюсызлыгым сәбәпле бу эшне озаккарак сузганмын, ди ул. Алинә фикеренчә, тамашачының кайчан синең концертыңа тутырып киләсен фаразлау мөмкин түгел, тавышсыз башкаручылар да зал җыя ала.

"Ни өчен тамашачылар минем концертка килергә тиеш дигән сорауны уйламаска тырышам. Артистларга карасаң, берәү классик тавыш белән җырлый – кеше ургылып бара, шундый ук классик тавыш белән икенче берәү чыгыш ясый – аңа борылып та карамыйлар. Берсе гомумән җырламый, биеп кенә тора, аның да тамашачысы бар. Үзләре, җырчылар җырлый белми, бөтенесе фонограммага җырлый, дип сөйли. Кайвакыт тамашачы башка сыймаслык хәлләр эшләп куя. Алар, җырчылар җырлый белми дип сәнгати яктан иң начар башкаручыга барырга мөмкиннәр. Тормышта да шулай бит, кемнедер ошатасың, ә кемнедер юк. Энергетика ягыннан үзенә туры килгән җырчыны сайлый дияргә нигез бар", ди Алинә Сафиуллина.

Урта буын һәм өлкән яшьтәге тамашачы

Беренче концертына остазы Венера Ганиева, иҗатташ дусты Эльвира Хамматованы чакыра. Алып баручы итеп өлкән буын язучы-артист Алмаз Хәмзин белән Айдар Галиәскәров исемле яшь егетне билгели ул. Чөнки концертына урта һәм өлкән яшьтәге тамашачы килер дип көтә, күңеле белән аларга якын торуын әйтте.

Ни өчен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залын концерты өчен сайлавын ул әлеге бинаның эчендә җылы, җанлы атмосфера булу белән аңлатты. Аренда бәясе 100 меңләп булган залда бүген күпчелек татар җырчылары концерт куя.

Мәскәү "Тавыш"ларын алу җиңел түгел

Алинә белдергәнчә, ул Мәскәүдә үтүче "Тавыш" ("Голос") һәм башка рус телле илкүләм җыр бәйгеләре белән кызыксынмый. Бер сәбәбе – урысча җырлый белми, теләми дә.

"Мин авылда туып татарча җырларга өйрәндем. Ә кайбер җырчылар русча җырларга өйрәнеп, урысча килеш тавышларын куеп, Татарстанда яшәү аркасында татарча башкаруга күчә.

Мәскәүдә үзгә бер тусовка дип уйлыйм. Бәйгедә җиңү җиңел бирелми, анда бигрәк тә. Әлбәттә, җырлап ияләнгән, тавышы куелган кешегә җырлау авыр түгел. Эмоциональ киртәләр генә комачау итәргә мөмкин. Эчке халәтеңне контрольдә тота алмасаң сулыш алуың бозыла, тавышың калтырый башлый. Жюридагыларга бәйгедән төшереп калдырырга шул гына кирәк тә инде", ди җырчы. Алинә үзендәге каушауны бетерү өчен сәхнәгә чыгар алдыннан тавышын ачып, көйләп чыга. Әзерлексез җырлау уңышсызлыкка китерә икән. Зур сәхнәгә чыгар алдыннан тыныч булу шарт, валерианканы тел астына куйган вакытлары да булган.

Алинә Сафиуллинаның Эльвира Хамматова белән яңа төшерелгән клибы

XS
SM
MD
LG