Accessibility links

Миңнеханов Мәскәүдә җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты


Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты. Миңнеханов һәм мәчет төзелешенең төп иганәчесе булган эшмәкәр Сөләйман Кәримовка эшнең барышы турында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сөйләде.

Очрашуда яңа бина проекты, аның бүлмәләре һәм эчке бизәлеше турында фикер алышу булды. Җәмигъ мәчете башка илләрнең архитектурасын кабатламыйча, безнең ил традицияләренә нигезләнәчәк.

Эчке бизәлеш эшләрен Русия мөселманнарына бүләк буларак Төркия башкарачак.

Мәчетнең рәсми ачылышы киләсе ел азагына планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG