Русиядә АКШ долларының бәясе 1998 елдан бирле беренче тапкыр 41 сумнан (рубль) артты. Чәршәмбе иртән Мәскәү биржасында долларны 41 сумнан кыйбатракка саттылар.
Узган атнада американ доллары 40 сумның теге ягына чыккан иде. Ул вакытта Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина рубльны тотрыкландыру өчен алты миллиард доллар сатылганлыгын белдергән иде.
Белгечләр фикеренчә, нефть бәясе төшү, тышкы сәясәттәге вазгыять, аерым алганда, Русия Кырымны аннексияләгәнгә, Украина низагында катнашы булганга, Көнбатыш керткән чикләүләр рубль бәясе төшүгә китерә.