Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Украина көнчыгышында 3700дән артык кеше һәлак булган


Украина көнбатышындагы низаг нәтиҗәсендә 3707 кеше һәлак булган, тугыз меңнән артыгы төрле җәрәхәтләр алган. БМОның һуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсенең атналык хисабында хәбәр ителгәнчә, 450 мең кеше бәрелешләр бару сәбәпле төбәктән киткән.

БМОда әлеге саннарның бик “чамалы” булуые әйттеләр. Алар Украина кеше хокуклары оешмасы миссиясе һәм халыкара сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән.

Узган төндә ут ачу нәтиҗәсендә Донецкида берничә торак йорт ишелгән. Аеруча да Киев һәм Куйбышев районы халкы зыян күргән.

XS
SM
MD
LG