Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Төркия чигендә сугышкан көрдләргә корал белән ярдәм итә


Узган төндә Сүриянең Кобани шәһәре тирәсендә "Ислам дәүләте" өчен көрәшүчеләр дип аталган төркемгә каршы сугышкан көрд армиясенә ярдәмгә АКШ очкычларыннан җиргә корал һәм дарулар ташланды.

Террорчылар ярдәмнең Төркия ягыннан китерелүенә киртәләр тудыру сәбәпле коралны һавадан ташларга, дигән карар кабул ителгән. АКШ очкычлары төбәккә 11 тапкыр кергән, дип хәбәр итә американ хәрби җитәкчелеге.

Сүрия хокук яклаучылары белдерүенә караганда, соңгы ике тәүлек эчендә 70ләп "Ислам дәүләте" сугышчысы үтерелгән.

XS
SM
MD
LG