Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хәрбие Савченконы сак астында калдыру февральгә кадәр озайтылган


Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Донбасста ике Русия журналисты үлемендә катнашлыгы бар дип гаепләнгән Украина хәрбие, очучы Надежда Савченконы сак астында калдыруны 13 февральгә кадәр озайтты. Бу хакта твиттерла адвокат Марк Фейгин язган.

Мәхкәмә утырышы ябык килеш барган. Савченко үзе анда булмаган. Хәзерге вакытта ул Воронеждагы СИЗОдан психологик-психиатрик экспертиза узу өчен Мәскәүдә Сербского исемле институтка китерелгән.

Украина хәрбиенең адвокаты Илья Новиков бүген белдерүенчә, Савченко идеологик караш сәбәпле, табипларның сорауларына җавап бирүдән һәм психиатрик экспертиза узудан баш тарта.

XS
SM
MD
LG