Ел башыннан бирле Русия президенты Владимир Путинның рейтингы сигез дәрәҗәгә төшкән. Әлеге мәгълүматларны "Левада үзәге” уздырган сораштыру күрсәткән.
Август аенда Русия президентының популярлыгы бик нык арткан иде һәм сорашуда катнаучыларның 57% Путин өчен президент сайлауда тавыш бирергә әзер иде, сентябрьгә аларның саны 49% калган. 2014 елның гыйнварында Украинада хакимият алмашканчы Путинның рейтингы 29% иде.
“Левада үзәге” җитәкчесе урынбасары Алексей Гражданкин сүзләренчә, рейтинг һәрвакыт югары булып кала алмый. Рейтингның даими төшә баруы турында бары тик рәттән ике сораштыру күрсәтсә генә әйтергә мөмкин булачак.